Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

22:10, 23.04.2024

«Мәетен 1 км ераклыкта таптылар». Сакмар елгасы буенда әни кеше 1 яшьлек баласын югалткан

«Мәетен 1 км ераклыкта таптылар». Сакмар елгасы буенда әни кеше 1 яшьлек баласын югалткан

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда 2022 елда туган малай мәетен Сакмар елгасында тапканнар. Бу турыда Гадәттән тыш министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Бүген кич белән Хәйбуллин районының Йәнтеш авылында яшәүче хатын коткаручыларга шалтырата. Ул нәни баласы югалуын әйтә. Сабый елга буенда булган. Коткаручылар баланың мәетен агым уңаена 1 км ераклыкта тапкан.

Соңрак «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Сибай районара бүлеге җинаять эше ачкан. Тикшерү эшләре бара.

Якынча белешмә буенча, 23 апрельдә 24 яшьлек хатын 1 һәм 2 яшьлек ике баласы һәм дус кызлары белән Йәнтеш авылында Сакмар елгасы буенда була. Бер мизгелдә әни кеше 1 яшьлек баласын югалта. Баланы үзләре эзләп таба алмагач, алар хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә. Бераздан баланың мәетен табалар.

Тикшерүчеләр искәрткәнчә, балалар белән сулыклар янында булганда бик уяу булырга кирәк, аларны бер минутка да игътибарсыз калдырырга ярамый, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.