Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:00, 23.04.2024

Мөнир Рахмаевның хатыны хастаханәгә эләккән

Мөнир Рахмаевның хатыны хастаханәгә эләккән

Артист Мөнир Рахмаевның хатыны Илсөяр хастаханәгә эләккән. Блогер бу хакта социаль челтәрләрдә яза. Хастаханәгә салуларының сәбәбен күрсәтмәсә дә, сторисларыннан аңлашылганча, Илсөяр операциягә ятарга әзерләнә.

«Сабырлык миңа… Хастаханәгә салдылар, әлегә хәлләр шулайрак… Минем өчен борчылып торучыларга рәхмәт.

Ә инде көнче һәм усал кешеләргә шуны әйтәсем килә – мин көчле, мине саклаучы фәрештәләрем дә көчле. Аллаһы Тәгалә минем белән. Мин сезгә үч итеп исән калачакмын. Белеп торыгыз, барысы да, бумеранг кебек, үзегезгә әйләнеп кайтачак.

Төнлә йоклый алмадым, авырттым һәм борчылдым. Иртәнге сәгать 5тә уяндым, уколлар ясадылар. Өйгә кайтасым килә.

Бүген искиткеч матур көн, ә мин палатада ятам. Динамиканы күзәтәбез. Анализлар тапшырдым, бик авырттыра торган антибиотиклар ясадылар. УЗИ ясаганнарын көтәм», – дип сөйләгән блогер.

Илсөяргә нәрсә булганын «Интертат» Мөнирнең үзеннән белеште.

«Илсөяр спортзалга йөри, фитнес белән шөгыльләнә. Кичә спортзалдан соң аның хатын-кыз органнарында авырту башланды, кан китте. Хәзер операция булуы, бер күкәйлеген алып ташлаулары да ихтимал.

Әлегә Илсөяр хастаханәдә, динамиканы карыйлар, тикшерүләр уздыралар. 1 атна дәвамында хастаханәдә ятарга туры киләчәк. Операция ясамаска да мөмкиннәр, дөресен әйткәндә, үзебез дә белмибез әле.

Спортзалдан «ашыгыч ярдәм» белән алып киттеләрме?

Юк, хәле өйгә кайткач начарланды. Борчылып, мин аны шунда ук хастаханәгә алып бардым. Анализлар алып, УЗИ ясагач, палатага алып кереп киттеләр.

Ул фитнеска йөрергә ярата. Артыгын шөгыльләнгән булырга мөмкин. Аннан, кызыбызны тапканда, Илсөярнең сукыр эчәгесе шартлаган иде. Аңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар, бөтен эчке органнарын юдырып, тектеләр. Шуның белән бәйле булуы да бар. Икенче тапкыр әти-әни булу теләгебез бар, ләкин әлегә бәби дә алып кайтып булмый. Болай барысы да әйбәт, тикшеренүләр уздык. Бәлки, вакыты килеп җитмәгәндер.

Күз тидергән булулары да ихтимал. Нишләптер, безне күп кеше яратмый. Илсөяргә начар әйберләр язучылар да күп. Кешеләргә әйбәт яшәсәң дә, начар яшәсәң дә ошамый.

Инде Аллаһка тапшырдык. Кичә көне буе кызыбыз белән өйдә булдык. Бүген бакчага илттем. Илсөяр өйдә булмагач җиңел түгел. Хатыным тизрәк терелеп өйгә кайтсын. Аннан хәбәр көтәбез, борчылып торабыз», – дип сөйләде Мөнир Рахмаев хатыны турында.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.