Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

18:54, 22.04.2024

Блогер Миңнур Шәмсетдинов: Ленин Чытыда булган!

Блогер Миңнур Шәмсетдинов: Ленин Чытыда булган!

Блогер, Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты мөдире Миңнур Шәмсетдинов Ленин бабай Чытыда булган дип тәкърарлый. Аннан көлүчеләр дә бар икән, әмма ул үз сүзеннән тайчанмый - Ленин аның туган авылында булган! «Күп кеше моның белән килешеп бетми, хәзер бигрәк тә. Кеше тарихны үзе яза бит», - дип сөйләде Миңнур. Ә ул үзе «мондый вакытта, булмаган очракта да, «имеш-мимеш» булганда да күтәреп алырга кирәк», дигән фикердә.

- Ул фактта булган, чөнки миңа 30 елдан артык мәдәният йортында, китапханәдә эшләп, 88 яшендә вафат булган, мәрхүм Миңнегөл абыстай әйтеп калдырды. «Миңа әни әйтә иде, ди, «Балалар, берүк урамга чыга күрмәгез, чыксагыз да, Ленин бабагызның бездә икәнен сөйләп йөрмәгез», - дип әнисенә әнисе әйткән.

Ленин бабай берничә көн чормада кунган. «Әни күкәй тәбәсе алып аны ашатырга менеп киткәне әле дә хәтеремдә», - дип аңа әнисе сөйләгән.

Ул нигездә башка йорт салынган хәзер. Анысы да иске инде.

Миңнур әйтүенчә, Ленин бабай шушы нигездәге йортның чормасында качып яткан. Фотода – шул нигездә төзелгән икенче йорт

Фото: © Миңнур Шәмсетдинов фотосы

Большевиклар чигенә башлаган, аны эзәрлекләгән вакытта я башка вакытта булганмы, аны авылдан тирескә күмеп, арбага салып алып чыгып киткәннәр, дип күрсәтә иде, ди. Бу хәзерге Кама юлы, М7 трассасы була инде.

Ленинны бик каты эзләгәннәр. Аны яшереп торган кешегә шулай ук эләгә, рәхмәт әйтмиләр. Үзе генә түгел, нәселе, гаиләсе белән авылдан куа алганнар.

Аның бабасы Баһави мулла булган. Аларның кушаматлары Чирмешән иде. Ленино Кокушкино, Апакай авыллары янында Чирмеш авылы бар. Ленин бабайның анасы шул яктан - хәзерге Ленино Кокушкинодан була.

Ленино-Кокушкинода хәзер музей бар. Анда Лениннарның торган торган җирләре булган.

Ленин безнең бабай белән дус булган, ди. Аның Чытыга килү сәбәбе дә шул – безнең бабай монда күчеп килгәч, мулла булган. Кеше ярдәм сорап кая барсын - дустына килә. Шул муллага - Баһави бабайга ярдәм сорап килгән инде. Ул әйтә иде, ди: «Әле Ленин русча, татарча җырлаштырып та йөргән була иде, бездән кабатлап. Сары, сары, сап-сары, сары пәке саплары», - дигән җырларны әйткән. Баһави мулла туган авылында булганда алар дус булганнар. Ленин - Кокушкинода гына бит, аралары якын булган. Соңыннан Баһави бабай монда мулла булгач, күрәсең, Ленин бабай шуңа монда ярдәм сорап килгәндер. Безнең колхоз да Ленин байрагы исемендәге колхоз булып йөрде.

Мин шул сөйләп калдырганнар буенча моңа ышанып, булгандыр, дип сөйлим. Уйлап чыгарылган әйбер түгел ул. Аны мәктәптә сөйлиләр иде, - ди Миңнур.

- Кайсы елларда булган соң бу?

- Революция елларында, елын төгәл генә әйтә алмыйм. Бу аның качып китүе вакытында булган.

- Тарихта Ленинның мондый мәгълүмат юк кебек?

- Бу тирәдә булмаса да, бәлки, ярдәм сорап килгәндер. Аны эзәрлекләгәндә качып килүе була инде.

- Берәр кеше генә үзен «Мин - Ленин» дип атап йөрмәдеме икән?

- Юктыр, ул аның гаиләсе үк белгән. Шулай сөйләп калдырды дип, әнисе әйткәч, ул бит уен эш түгел. Күрәсең, ул вакытта ук кеше белерлек популяр кеше булган. Чормада кунган дип сөйли. Өйгә керсәләр бит, өйдән эзлиләр, шунда ук түбәгә менмәскә мөмкиннәр.

Арбага тирес астына күмеп, алып чыгып киткәннәр. Күрәсең, бик каты эзләгәннәр, бик кирәкле, мөһим кеше булган инде. Шул якка, Кама юлына кул болгап күрсәтәләр иде. Бу әйберләр бөтенесе, шулай ук булмаса да, булган. Безгә мәктәптә үк сөйлиләр иде, шушы нигезне күрсәтәләр. Ул нигездә төзелгән башка йорт та иске инде хәзер, анда кеше тормый…

Владимир Ульянов

Ленинның Чытыда булуы хакында мәгълүмат, чыннан да, әлегә беркайда да юк. Бу яңалыкны Миңнур әлегә үзәе генә сөйләп йөри. Әмма Ленинның татарча белүе турындагы мәгълүмат та хәзер рәсми раслана ахры, әйтик, инде Википедиядә бу яңалык пәйда булды. Максим Шевченко Владимир Ульянов балачагыннан татарча белгән, дип сөйли. Бик күп телләр белгән (инглиз, француз, итальян, чех, швед) Ленинның татар телен белүе гаҗәп булырга тиеш түгелдер. Кокушкино авылында Ленинның әнисе Мариянең әтисе Александр Бланкның биләмәсе була, әнисенең монда балачагы уза, Владимир Ульянов та балачагында биләмәдә булгалый. 1888-1889 елларда яшь Ульянов монда сөргендә була. Шуңа да малайның татарча биредә танышлары, дуслары булуы, алардан татарчага өйрәнүе гаҗәп түгелдер. Ленинның Баһави белән таныш булуы хакында шагыйрь Сибгат Хәким «Баһавиның моңы» шигырендә яза:

Ленин Баһавины

Моңнарыннан, диләр, таныган.

«Сары, сары, сап-сары ла

Сары чәчәк саплары...»

Кешеләрнең кыска бер арада

Ике яшәп үлгән чаклары.

Ә менә Чыты авылында чормада качып ятуы, тәбә ашавы һәм тирес астында авылдан качып китүе турында мәгълүмат беркайда да юк – анысын әлегә Миңнур гына сөйли. Кем белә, бәлки анысын расларлык дәлилләр дә барлыкка килер.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.