Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:12, 22.04.2024

Илүсә Миңнегалиева алданган туристларына янә Дубайга сәяхәт тәкъдим итә

Илүсә Миңнегалиева алданган туристларына янә Дубайга сәяхәт тәкъдим итә

Меңләгән туристларны акчасыз һәм ялсыз калдырып, федераль эзләүгә бирелгән блогер Илүсә Фәләхова – Миңнегалиева яңадан турлар сата башлаган. Илүсә турларны алданган туристларга акчаларын кире кайтару урынына тәкъдим итә. Аны сатып алучыларга чит илгә самолет билетлары һәм Мәскәүгә кадәр трансфер өчен генә түлисе булачак. Сторисларыннан аңлашылганча, калган чыгымнарны Илүсә һәм аны ире үз өстенә алырга җыена, күрәсең. Блогер туристларны үзләренең блогы өчен төшермәячәген дә искәрткән.

Искә төшерәбез, Илүсә белән аның ире Раушан, эстрада йолдызларын да рекламада кулланып, Дубайга арзанга турлар сатты. Баштагы мәлдә Дубайга бара алучылар булса да, соңыннан алар турларның вакытын күчерә башлады. Тур өчен түләгән акчаларын кире кайтара алмаучылар барлыкка килде. Аларны мошенниклыкта гаепләп чыктылар, һәм блогерлар бизнесларын ябарга мәҗбүр булуларын хәбәр итте.

Соңрак Илүсә Фәләховага карата җинаять эше ачылуы билгеле булды. Җинаять эше «мошенниклык» маддәсе буенча алып барыла.

Дубайга турлар сатып, мошенниклыкта гаепләнүче блогер Илүсә Миңнегалиева (Фәләхова) кешеләргә акчаларын кире кайтара башлаган. 2 кешенең счетына 500әр сум акча килгән, дип тә язган идек.

Источник: Intertat
просмотров: 63

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.