Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

10:55, 22.04.2024

Чиләбедә Даян Мөхетдинов махсус хәрби операциядәге егетләргә көймәләр ясый

Чиләбедә Даян Мөхетдинов махсус хәрби операциядәге егетләргә көймәләр ясый

Чиләбедә эшмәкәр Даян Мөхетдинов махсус хәрби операциягә җибәрү өчен катерлар җыя. Беренче дүрт көймәне Херсон өлкәсендәге диңгез пехотачыларына тапшырганнар.

Моторлы судноларны ул өч ел элек җыя башлаган. Хәзер эше көйләнгән. Детальләрне Воронеждан алып киләләр, Чиләбедә көймәләрне җыялар. Мондый катерлар бик гади, функциональ, маневрлы, 30 ат көченә ия, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.

Катерлар ясау белән шөгыльләнүче Даян Мөхетдинов сүзләренчә, аның командасында 50 кеше эшли, шуңа күрә бер экземплярны җыюга бер атна гына вакыт китә.

Махсус көймәләр партиясен диңгез пехотачыларына Херсон өлкәсенә Днепрны саклау өчен җибәргәннәр. Махсус операция уздыру зонасына йөкне Халык фронты активистлары ярдәмендә тапшырганнар.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.