Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:24, 21.04.2024

АКШ Украинага 61 млрд доллар акча бирә (Бу нәрсәгә китерәчәк?)

Шимбә көнне ашыгыч узган утырышта АКШның Вәкилләр палатасы Украинага 61 млрд доллар ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. 311 вәкил хуплап, 112се каршы тавыш биргән. Закон проекты буенча, Украинага еракка (300 кмга кадәр) ата торган ATACMS ракеталары, ПВО системасы, артиллерия снарядлары.

«Московский комсомолец» моны «куркыныч борылыш» дип бәяли.

АКШ шулай ук Россиянең чит илдәге активларын – Көнбатыш банклардагы акчаларын конфискацияләү турында карар кабул иткән.

Хәзер закон проекты Сенатта карала, аннары аңа президент Джо Байден кул куярга тиеш. АКШның Оборона министрлыгы коралларны Украинага бер атна эчендә китерергә вәгъдә бирә.

АКШның разведка җитәкчесе, АКШ ярдәме булмаса, Украинаның 2024 ел азагына кадәр җиңеләчәген, капитуляциягә барачагын фаразлаган иде. Бу ярдәм нинди нәтиҗәгә китерәчәк.

Германиянең Der Spiegel газетасы язуынча, АКШның бу ярдәм Украинага 2025 ел азагына кадәр конфликтны дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.

АКШ шулай ук Россиянең чит илдәге активларын – Көнбатыш банкларында сакланган акчаларын конфискацияләп, Укаринага тапшыру турында карар да кабул итте.

61 миллиард доллар – Украина өчен бик зур акча. 2024 елда Украинаның барлык табышы 42 млрд доллар, ә чыгымнары 84 млрд. Бу ярдәм Украинага тулысынча дефициттан котылырга мөмкинле бирә.

Конгрессның вәкилләре палатасы шулай ук Израиль һәм Тайваньга да ярдәм итәчәк.

Узган ел көз АКШның вәкилләр палатасындагы ике партия вәкилләре – республикачылар һәм демократлар уртак фикергә килә алмау сәбәпле, Украинага акча бирү тукталган иде. АКШ президентлыгына кандидат Трамп тарафдарлары – республикачылар Конгресс спикеры Майк Джонсонның демократлар тәкъдимен хуплавы аркасында мөмкин булды.

АКШ ярдәме күрсәтеләчәге билгеле булган, Украина президенты Владимир Зеленский бик зур рәхмәтләрен җиткергән. «Ярдәм турында закон проекты сугышның киңәюен туктатачак, меңләгән кешенең гомерен коткарачак», – дигән ул.

Россия президенты Дмитрий Песков Украинага ярдәм тагын да зуррак югалтуларга китерәчәк һәм күп кешеләрнең һәлак булуына сәбәпче булачак дигән фикердә. Россиянең элекке президенты Дмитрий Медведев «Без, канга батырылган 61 миллиард долларга карамастан, әлбәттә, җиңәчәкбез», дип язды.

Источник: Intertat
просмотров: 61

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.