Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

04:00, 21.04.2024

Хатын-кызларга зиратка барырга ярыймы?

Хатын-кызларга зиратка барырга ярыймы?

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында зиратка бару белән бәйле кайбер мәсьәләләргә аңлатма бирәләр.

Кабер өстенә нинди агач утыртырга, андагы үләннәрне йолкырга ярыймы икәнен язган идек.

Хатын-кызларга зиратка барырга ярыймы? Үзләренә генә керергә ярыймы?

Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча, хатын-кызга зиратка бару рөхсәт ителә.

Элек-электән бу мәсьәләгә карата ике төрле фикер йөртүче бар. Ярамый, дип әйтүчеләр моны Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Каберләрне зиярәт кылган хатын-кызларга Аллаһның фәрештәләре ләгънәт укырлар», – дигән хәдисенә таянып әйтәләр.

Әмма Пәйгамбәребезнең икенче бер хәдисендә: «Мин элек тыйганны рөхсәт иттем», – диелә.

Элек җаһилият заманында хатын-кызлар тиешенчә киенә, госел тәртипләрен үти белмәгәннәр. Шул вакытта зиратка бару аларга тыелган булган. Соңыннан рөхсәт ителә.

Бер хатын‑кыз зиратта елап утырганда, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аңарга, ник елыйсың, кабер янында еларга ярамый, ди. Нишләп кабер янында утырасың, дими.

Хәдисләрдән без Гайшә анабызның да энесе Габдулла өчен кабер янында дога кылуын беләбез.

Шуңа да хатын‑кыз госелле булса, башына яулыгын бәйләсә, тиешле итеп киенсә (бөтен җире капланган булса), күрем вакыты булмаса, зиратка барырга ярый.

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.