Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 21.04.2024

Даими рәвештә крокодил ите ашаган кызның күзендә паразит үскән

Даими рәвештә крокодил ите ашаган кызның күзендә паразит үскән

Африкадагы Конго Республикасында яшәүче кызның күзендә 1 см зурлыктагы паразит үскән. 28 яшьлек кыз крокодил ашаган булган. Бу турыда Лента.ру яза.

Ул 2 ел буена күз кабагында шеш үскән килеш йөри, авырту булмый. Аннары шеш тагын да зурая башлагач, ул медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә була.

Табиблар аның сул күзендә 1 см зурлыгындагы паразит булуын ачыклый. Аны алалар. Тикшерү барышында кызда сирәк очрый торган инфекция булуы ачыклана. Бу авыру организмга пентастомид дигән паразит кергәч барлыкка килә. Ул кешенең күзендә урнашса, глаукома барлыкка килергә дә мөмкин. Нәтиҗәдә, кешенең сукыраю ихтималы бар. Кайсыбер очракларда бу паразит эчке органнар йомарлануы һәм организмда көчле иммун реакция дә китереп чыгаруы, һәм кешенең үлүе дә мөмкин.

Пентастомидлар йомыркасын еланнарга да сала. Паразитлы елан белән тыгыз аралашкан яки рептилия итен тиешенчә эшкәртмичә ашаган очракта, авыру кешегә йога.

Алдагы очракта табиблар ачыкланганча, бу кыз даими рәвештә крокодил ите ашаган, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.