Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:49, 20.04.2024

Инвалид коляскасындагы Миләүшә Зарипова гомер буе саклаган серен ачты

Инвалид коляскасындагы Миләүшә Зарипова гомер буе саклаган серен ачты

Фото: Милүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер, бизнесвумен, аяклары йөрмәүче Миләүшә Зарипова үз блогында, инвалид коляскасына машина таптатканнан соң утырырга мәҗбүр булдым, дип сөйләгән иде. Ул, озак уйлаганнан соң, гомер буе саклаган серен халыкка чишәргә булган. Бактың исә, аны студент вакытта тулай торакта яшәгәндә, ике кыз 3 каттан этеп төшергән булган.

«Тулай торакта яшәгән кеше бу «ботка»ны белә инде. Уртак танышлар арасында минем белән очрашырга теләгән егет бар иде, миңа игътибар күрсәтә иде. Миңа аның игътибары ошый иде, әмма шуның белән шул. Миң аңа «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтми идем. Ул да турыдан бәреп мәхәббәт аңлатмады. Ә минем артымда гайбәт, көнләшү булган. Бу егетне элеккеге кызы бик каты көнли иде. 2000 елның 3 августында, университетта 3 курста укыганда, минем тормышымның асты өскә килде. Язмыш...

Ә дөресрәге, ике кызның әшәке адымы минем тормышны «элекке»гә һәм «аннары»га бүлде. Бу кыз мине күралмый иде. Без талаштык һәм сугыштык. Ул дус кызы белән мине подъезда 3 каттан этеп төшерде», – дип язган Миләүшә Зарипова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Шулай ук бу хәлләрне сөйләве бик авыр булуы, яңадан кичергән кебек кыен булуын да әйтә. Үзен юатучыларга рәхмәт сүзләрен җиткергәндә, күз яшьләрен тыеп тора алмый блогер.

«Гомер итә башлаган чакта гына яратып һәм яратылышып яшәдек. Бермәлне иремә бала теләгәнемне әйттем, ул минем теләгемне кире какты. Мин барыбер, 7 ел узгач, үз максатыма ирештем ‒ балага уздым. Бәхетем эчкә сыймаслык иде, шундый куанычлы яңалыктан күкнең җиденче катында идем мин, ә Мөнирне, киресенчә, әлеге яңалык сөендермәде, хәтта аборт ясатырга кушты. Мин аның сүзен тыңламадым! Беренче тапкыр УЗИга баргач, «малай була» диделәр – үкереп еладым, бөтен җаным-тәнем белән кыз теләгән идем, Икенче тапкыр – «кыз бала була» диделәр. Мөнир белән араларыбыз кызыбыз Алия тугач суынды. Берничә елдан соң ирсез хатынга әйләндем. 11 ел күршеләр кебек яшәдек. Мин бары тик бала хакына дип яшәдем, чөнки үзем әти-әнисез үстем. Бүгенге көндә нәтиҗә ясап, шуны әйтә алам: бала хакына дип яшәргә ярамый икән, барыбер, иртәме-соңмы, андый гаиләләр аерылышалар. Мин икенче тапкыр кияүгә чыктым. Айнур, минем икенче ирем, Алия белән чын дуслар, гел бергә. Мөниргә башка ир тапканымны ачыктан-ачык хәбәр иттем. Утырып сөйләштек, аңлаштык. Алия үз әтисе белән көн саен аралашып тора, мәктәптән соң кунакка да кереп чыга», – дип сөйләгән иде блогер «Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында.

Инвалид коляскасындагы Миләүшә Зарипова: «Син юри коляскада утырасың, хайп, дип язалар»

Блогер Миләүшә Зарипова яшь иренең элеккеге хатыны турында: «Безнең акчага яшәргә тели»

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.