Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 20.04.2024

«Өеннән 50 метр ераклыкта күргәннәр». 16 яшьлек Фәнис туган көннән кайтып килешли югалган

«Өеннән 50 метр ераклыкта күргәннәр». 16 яшьлек Фәнис туган көннән кайтып килешли югалган

Новосибирск өлкәсенең Куйбышев шәһәрендә 16 яшьлек Фәнис Назыпов югалган. Ул иптәшендә бәйрәм кичәсе ясаганнан соң өйгә кайтып җитмәгән. Видеокүзәтү камералары соңгы тапкыр аны өеннән 50 метр ераклыкта терки. Бу турыда «АиФ» яза.

Фәнис 10 апрельдә дустының туган көненә бара. Дусты күрше урамда яши. Фәниснең туган апасы сүзләренчә, кич белән алар Фәнискә шалтырата алмый, телефоны сүндерелгән була. Дуслары туган көндә хәмер эчүен башта кире кага, аннары гына пиво белән шампанское эчкәннәрен сөйлиләр.

Туганы сүзләренчә, югалган көнне күзәтү камерасы Фәнисне азык-төлек кибетендә төшереп ала, кибет өйдән берничә метр ераклыкта гына урнашкан. Кадрларда егетнең өе ягына таба баруы күренә, ләкин ул кайтып җитми. Туганнары видеорегистраторы Фәнисне төшереп алган машина йөртүчеләрне дә эзли.

Дуслары, Фәнис атасы белән талашкан, дип сөйли, тик туганы моны кире кага. Аның сүзләренчә, әтисе балаларына гел мәрхәмәтле булган.

«Новосибирск өлкәсе буенча ЛизаАлерт» хәбәр иткәнчә, баланы эзләү турында мөрәҗәгать 12 апрельдә килгән. Башта туганнары аны үзләре генә эзләгән. Аннары волонтерларга дәшкәннәр.

Фото: © «Новосибирск өлкәсе буенча ЛизаАлерт»

17 апрельдә волонтерлар эзләү штабы ябылуын әйтә. Оешма белешмәсе буенча, 5 көн эзләгән вакытта, алар 600 км чамасы ара узган, 500 ориентировка тараткан. Беспилотник меңнән артык сурәт ясаган. «Без эшне тәмамламыйбыз – Фәнисне эзләү дәвам итә», – диелә эзләүчеләр хәбәрендә.

Фәниснең туганы сүзләренчә, үсмер турында әлегә башка яңалык юк. Аны ташландык участокларда, елга буенда, кырларда һәм урманнарда эзлиләр.

16 яшьлек Фәнис Назыпов турында белешмәсе булганнарга полициягә 112 номерына яки волонтерларга 8 (800) 700-54-52 номерына шалтыратырга кирәк.

Источник: Intertat
просмотров: 67

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.