Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:19, 19.04.2024

«19 апрель» - Блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар Актанышта бәрәңге утырткан

«19 апрель» -  Блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар Актанышта бәрәңге утырткан

Фото Нәбиевларның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогерлар Юлия һәм Иршат (Морган) Нәбиевлар Актанышта әти-әниләре бакчасында бәрәңге утыртканнар. Бу эшкә тотынуны планлаштырмаган булганнар.

Бәрәңгене елда агулап утырту сәбәпле, килен велосипедка утырып агу алырга чапкан, аның әле юньлесе булмаган. Аннары мотоблок ватылган, аннары туганнарыннан алып торганнар. Шуннан соң бензин алырга, юл уңаеннан телефон зарядкасын алырга блогерлар өйләренә кайтып килгән.

Ниһаять эшкә тотынганнар: хуҗа кеше бәрәңгегә агу сибә, хуҗабикә бәрәңге чокырларына суган кабыгы белән көл, ә калганнар бәрәңге сала. «19 апрельдә бәрәңге утырттык, Сабан туена өлгерә инде. Икенче елга мартта утыртырга тырышырга кирәк», – дип сөйли Юлия.

Нәбиевлар ел саен Татарстанда беренчеләрдән булып, беренче челлә вакытны сайлап, бик хәстәрләп бәрәңге утырта. Искәртик, алар узган елны да нәкъ шушы көнне бәрәңгене җир куенына салып куйган булган.

«Сабан туена бәрәңге алабыз инде» – Актанышның Пучы авылында бәрәңгене агулап утыртканнар

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.