Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

15:07, 19.04.2024

20 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

20 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

20 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +17..+22˚, көнчыгыш районнарда +26˚ градус.

Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Бу вакытта берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләрдән кала, башка үсемлекләр утыртмый тору хәерле. Томат, борыч һәм баклажан рассадасын зуррак савытларга күчереп утыртырга мөмкин. Агач-куакларга авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.