Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 19.04.2024

«Балалары каршында үтерде». Ир хатынын чәнчегән һәм, коткармасыннар өчен, бикләп куйган

«Балалары каршында үтерде». Ир хатынын чәнчегән һәм, коткармасыннар өчен, бикләп куйган

Ставрополье өлкәсенең Георгиевский округында яшәүче ир-атны балалары каршында хатынын үтергән өчен хөкем итәләр. 2023 елның 19 июлендә ул исерек килеш 36 яшьлек хатынын кискәли башлый. Аналары кычкырганын 3 бала ишетеп тора, алар җинаятьнең шаһиты була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Олы улы әнисенә булышмакчы була, ләкин үги ата аңа да яный. Аннары ул хатынын пычак белән чәнчүне дәвам итә, балалар моны күреп тора. Яраланган хатынны беркем коткара алмасын өчен, ир-ат өйне эчтән бикләп куя. Балалар да җинаятьче белән бер өйдә кала.

Ир балаларны үтерергә теләми. Бер версия буенча, балалар тәрәзәдән чыккан һәм күршеләргә хәбәр иткән. Өлкәннәр өйгә килгән. Биредә үги ата үзенә дә пычак кадый, шулай итеп, ул үзенә һөҗүм иттеләр дип күрсәтмәкче була. Ләкин бу аңа ярдәм итми. Хокук саклау органнары рәсми версияне сөйләми.

Үтерүчене тотканнар, җинаять эше ачылган.

«Стресс кичергәннән соң, гаепләнүче кешенең 2 баласының сәламәтлеге начарланган, бу аларга авыр зыян китергән. Тикшерү барышында ир-ат сак астына алынды», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Хәзер тикшерү эшләре тәмамланган. Эшне судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 80

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.