Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

01:00, 19.04.2024

Ильмира Нәгыймова: «Алиментка бирмәдем. Ике ел Русланнан балаларга финанс ярдәме юк»

Ильмира Нәгыймова: «Алиментка бирмәдем. Ике ел Русланнан балаларга финанс ярдәме юк»

Җырчы Ильмира Нәгыймова ТНВ каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакка килгәч, балаларны тәрбияләүдә булган финанс авырлык үзенә төшүе турында сөйләгән. Бу хакта «ТНВ» сайты яза.

«Ничек бар – шулай җавап бирәм. Аерылышканга 2 ел булды. Мин алиментка да бирмәдем, иң мөһиме – миңа тимәсен генә. Финанс яктан бернинди ярдәм юк. 2 ел буе. Әбиләре 2 атнага 1 алып китә, балаларның күңеле булып кайта, миңа шул җитә. Бәлки, миңа үч итеп, финанс ягыннан ярдәм итәсе килмидер. Мөмкинлеге юктыр, дип уйлыйм, кайвакытта жәлләп тә куям. Аллага шөкер, Аллаһ Тәгалә миңа бирә бит. Сорый торган дәрәҗәгә калырга язмасын», – дигән ул.

Ильмира Нәгыймова белән җырчы Руслан Кираметдиновның юллары моннан 2 ел аерылды. Аларның 2 балалары үсә – Камил һәм Ясминә.

Источник: Intertat
просмотров: 85

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.