Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

22:00, 18.04.2024

«Әввәбин» намазының мәгънәсе нинди, һәм ул ничек укыла?

«Әввәбин» намазының мәгънәсе нинди, һәм ул ничек укыла?

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында «Әввәбин» намазын уку тәртибен аңлаталар.

«Әввәбин» намазы 6 рәкәгатьтән тора, ахшам намазыннан соң укыла һәм мөстәхәб (ягъни аны уку саваплы) санала.

«Әввәбин» сүзе «әввәб» сүзенең күплек саны булып тора.

«Әввәб» сүзе, ниндидер гөнаһ кылганнан соң, шундук истигъфар кылып, Аллаһтан ярлыкау сораган кешене белдерә. Шул рәвешле, әввәбин намазын «күп тәүбә кылучының намазы» дип аңлатырга була.

Әбү Һөрайра (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырган хәдисләрнең берсендә Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип әйтүе тапшырыла: «Кичке (ахшам) намаздан соң бернинди начар әйбер әйтми 6 рәкәгать намаз укыган кеше 12 ел гыйбадәт кылуга тиң савап алыр» (Тирмизи, «Саләт», 431).

Башка хәдистә: «Кичке намаздан соң 6 рәкәгать нәфел намаз укучының гөнаһлары кичерелер, хәтта алар диңгездәге күбек кадәр күп булса да», – диелә (Хәйсәми, «Мәҗмәүз-зәваид», II/230).

Шулай ук хәдисләр җыентыкларында Расүлүллаһның (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) ахшам намазыннан соң 4 рәкәгать нәфел намазы укуы һәм сәхабәләренә дә шуны киңәш итүе риваять ителә («Тәбәрани»дән тапшырыла).

Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренчә, бу намаз ахшам намазыннан соң ук 6 рәкәгать итеп укыла. Әмма галимнәр арасында бу намазны ничәшәр рәкәгать итеп уку хакында төрле фикерләр бар. Кайберләре намазны 6 рәкәгать итеп укып, сәлам бирергә кирәк, ә кайберләре икешәр рәкәгатьтән соң сәлам биреп укырга кирәк, дип саный», – диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 90

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.