Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:41, 18.04.2024

Коточкыч күренеш: бер хатын-кыз туганының мәетен банкка алып килгән, аңа кредит сораган

Бразилиядә яшәүче Эрика де Соуза Виейра Нуньес үзенең үлгән абыйсы исеменә кредит алмакчы булган, хәтта Рио-де-Жанейродагы банкка аның мәетен дә алып килгән. Бу хакта Diario de Noticias газетасы сылтама белән РБК сайты яза.

Бу хәл Рио-де-Жанейроның Бангу районындагы банкта була. Хатын-кыз 68 яшьлек туганы Пауло Роберто Браганың гәүдәсен инвалид коляскасына утыртып алып керә. Эрика 3 мең евро (301 мең сум тирәсе) чамасы кредит алырга теләгән.

Документларны теркәргә килгәч, ул абыйсы исән дип кылана. Социаль челтәрләрдә таралган видеода күренгәнчә, ул Пауло белән сөйләшә, әмма абыйсы аңа җавап бирми.

«Абый, син мине ишетәсеңме? Син имзаларга тиеш. Миңа баш бәласе ясамас өчен имзала, мин башка моңа түзә алмыйм», – дип әйтә хатын мәеткә.

Бер мизгелдә хатын имза куйдыртыр өчен абыйсының кулын да күтәреп куеп карый.

Хатын-кызның болай кылануына банк хезмәткәрләре дә шакката.

«Ул гел шулай инде», – ди мәет белән килгән хатын аптырап торган бан хезмәткәрләренә. Үзе мәетнең башын арттан тотып тора.

Хезмәткәрләр полиция чакырта. Эриканы тоткарлыйлар, урлау омтылышы, мошенниклык, шулай ук мәетне мыскыл итү өчен аны кулга алганнар.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.