Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:00, 18.04.2024

Гөлназ Сәфәрова ЗАГСка бармыйча ир-ат белән яшәү турында фикерен әйтте

Гөлназ Сәфәрова ЗАГСка бармыйча ир-ат белән яшәү турында фикерен әйтте

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән.

«ЗАГСта никахны рәсмиләштермичә яшәүгә ничек карыйсыз?» – дигән сорауга: «Беренче чиратта, иң мөһиме – никах. Ә аннары – кәгазьләр, штамп, мөһер. Әмма мин никахсыз һәм ЗАГСта никахны рәсмиләштермичә, ир-ат белән яшәмәс идем. Бу тәртип өчен кирәк. Тормышта – тәртип, партнер алдында – вазифа һәм җаваплылык, үзеңә – хөрмәт», – дип җавап биргән алып баручы.

Гөлназ Сәфәровадан «сезне кем тәэмин итә» дип тә кызыксынганнар.

«Мин үземне тәэмин итә алам. Күп эшлим, күп алам һәм күп тотам», – дип җавап биргән ул.

Источник: Intertat
просмотров: 73

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.