Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:02, 17.04.2024

Орск янындагы Тукай авылыннан Лилия апа: «Халыкны эвакуацияләү турында хәбәр дөрес түгел»

Орск янындагы Тукай авылыннан Лилия апа: «Халыкны эвакуацияләү турында хәбәр дөрес түгел»

Оренбург өлкәсендә су басу сәбәпле, Орск шәһәр округына кергән татар авылы Тукайдан эвакуацияләнгән балаларны кире өйләренә кайтарганнар. «Балаларны 88нче мәктәпкә эвакуацияләделәр, тик бүген кире кайтардылар. Алар иртәгә мәктәпкә бара. Зурларны эвакуацияләмәделәр», – дип хәбәр итте «Интертат»ка авылның мәдәният йорты мөдире Лилия Сидалинова.

Казахстан белән чиктә урнашкан хосусый сусаклагыч су җибәрү аркасында, Орскига яңадан су килергә мөмкинлеге турында Орск мэриясе Telegram-каналында язганнар иде. Шулай ук, Тукай бистәсен су басу куркынычы булу сәбәпле, авыл халкын эвакуацияләү турында да хәбәр ителде.

«Халыкны эвакуацияләү хәбәре дөрес түгел, балаларны да кире кайтардылар. Су басуның икенче дулкыны булмады һәм булмаячак та. Орскиның Совет районы җитәкчесе Андрей Челнаков барысын да кайгыртты. Алар шәһәр башлыгы белән бергә килделәр. МЧС белән бергә дамбага бардылар. Барысы да контрольдә. Кирәк булса, эвакуацияләү өчен автобуслар әзерләнгән иде. Бүген төнлә бер автобус дежур торды», – диде бу хакта Лилия Сидалинова.

Оренбург өлкәсе Орск шәһәр округына кергән татар авылы Тукай, су басу аркасында, юллар ябылып, утрауда калган иде. Лилия Сидалинова сүзләренчә, авыл халкы 27 марттан 16 көн су чолганышында утырган. Авылдан чыга торган күпер су астында калган иде. Хәзер исә су киткән.

«Казахстаннан беренче дулкын килгәч, без 16 көн чолганышта яшәдек. Утны трансформаторлар белән бирделәр. 7 йортны су баскан иде. Ипине көймә белән китерделәр. Беренчел кирәк-яраклар кибете бар иде. Күптән түгел бер апаның кан басымы күтәрелеп, «ашыгыч ярдәм» чакырттылар. Ул вакытта су киткән иде инде, үтеп, чыгып була. «Ашыгыч ярдәм» машинасы икенче ярдан каршы алды. Хәзер су юк, барысы да яхшы», – дип сөйләде Лилия Сидалинова.

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.