Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 16.04.2024

Руслан Кираметдинов Ильмираның «бывший» ларга багышланган җырына карата фикерен әйтте

Руслан Кираметдинов Ильмираның  «бывший» ларга багышланган җырына карата фикерен әйтте

Бу көннәрдә җырчы Руслан Кираметдинов «Чаллы ТВ» телеканалында чыгучы «Ачыктан ачык сөйләшү» тапшыруына кунак итеп чакырылган иде.

Тапшыруның алып баручысы Лилия Гатина Русланнан элекке хатыны Ильмира Нәгыймованың «бывший»ларга багышлап яздырылган җырына карата фикерен сорады.

«Социаль челтәрләрдә кешеләргә кызык. Ильмира «төрттереп» җырлар да чыгара башлады, төрле имеш-мимешләр дә чыгара. Шушы көннәрдә дә «төрттереп» җыр чыгарды. Синең фикерең нинди?» – дип сорады ул аннан.

«Җырласын, төрле темаларга җырласын. Күңеле нәрсә тели, шуны җырласын. Аның турында начар сөйлисем килми. Ул минем балаларның әнисе. Күңеленә нәрсә килә, шуны җырласын», – диде Руслан.

Җырчы хәзер элекке хатыны белән аралашмавын да әйтте.

Бу уңайдан Ильмира Нәгыймовага да комментарийлар килеп төшкән. Ул аларга үзенең сторисларында җавап кайтарды.

«Гатина Русланнан ни өчен балаларына финанс ярдәме күрсәтмәве турында сорашса, яхшырак булыр иде», – дип язучыга Ильмира: «100 процент», – дип җавап биргән.

«Гатина интервьюда сезнең яңа җырыгыз Русланга «төрттереп» язылган дип әйтә. Бу дөресме?» – дип тә сораганнар җырчыдан.

Бу сорауга Ильмира: «Кирәге бар!» – дигән җавап калдырган.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.