Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:00, 16.04.2024

Гөнаһлы эш кушсалар нишләргә?

Гөнаһлы эш кушсалар нишләргә?

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында гөнаһлы эшләр кушканда нишләргә икәнен аңлаталар. Әлеге канал «Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре, ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте» дип билгеләнгән.

Гөнаһлы эш кушсалар – буйсыну мәҗбүри түгел

قَالَ عِمْرَانُ بْنُ حُصَيْنٍ لِلْحَكَمِ: أَسَمِعْتَ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ: «لَا ‌طَاعَةَ ‌لِأَحَدٍ فِي ‌مَعْصِيَةِ ‌اللهِ»؟ قَالَ: نَعَمْ، قَالَ: اللَّهُ أَكْبَرُ وَلِلَّهِ الْحَمْدُ

«Аллаһы Тәгаләгә каршы эшләрдә һичкемгә буйсыну юк». «Мүснәд Әхмәд», 20654. Мусаннәф ибне Әби Шәйбә, 626

Шуның өчен, берәр кеше гөнаһлы гамәлне эшләргә әмер итсә, аңа буйсыну тиеш түгел, диелә әлеге текстта.

Биредә тагын бер хәдис китерелә: Начар юл күрсәтеп калдырганга гөнаһлары ул үлеп киткәч тә язылып бара. Яхшы үрнәк булырга тырышыйк!

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم، قَالَ: « ‌مَنْ ‌دَعَا ‌إِلَى ‌هُدًى، ‌كَانَ لَهُ مِنَ الْأَجْرِ مِثْلُ أُجُورِ مَنْ تَبِعَهُ، لَا يُنْقِصُ ذَلِكَ مِنْ أُجُورِهِمْ شَيْئًا، وَمَنْ دَعَا إِلَى ضَلَالَةٍ، كَانَ عَلَيْهِ مِنَ الْإِثْمِ مِثْلُ آثَامِ مَنْ تَبِعَهُ، لَا يُنْقِصُ ذَلِكَ مِنْ آثَامِهِمْ شَيْئًا

«Туры юлга өндәүчегә, аның чакыруына ияреп, хәерле гамәлләр эшләүчеләрнеке кебек үк әҗер биреләчәк. Бу бер-берләренең әҗерләрен киметмәс. Ә начар юлга чакырган кешегә, аңа ияреп, начар гамәлләр эшләүчеләрнең гөнаһлары кебек гөнаһлар язылыр, бу бер-берләренең гөнаһларын бер дә киметмәс». «Мүснәд Әхмәд», 9160. «Сахих Мөслим», 2674. «Сүнән Әбү Дауд», 4609

Источник: Intertat
просмотров: 59

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.