Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:34, 16.04.2024

Орскины тагын су басарга мөмкин, утрауда калган Тукай бистәсенә куркыныч яный

Орскины тагын су басарга мөмкин, утрауда калган Тукай бистәсенә куркыныч яный

Казахстан белән чиктә урнашкан хосусый сусаклагыч су җибәргән, Орскига яңадан су килергә мөмкин, дип хәбәр итте Орск мэриясе Telegram-каналында.

«Казахстан чигендәге шәхси сусаклагычта дамбалар аша су җибәрелде. Су Орскка Мендыбай елгасы үзәне буйлап килергә мөмкин. Тукай бистәсен су басу куркынычы бар. Эвакуация игълан ителде», – диелә хәбәрдә. Халыкны 17 һәм 88 нче мәктәпләр базасында вакытлыча урнаштыру пунктлары кабул итәчәк, дип яза «РИА» Новости.

Без су чолганышында утырабыз, беркая чыга алмыйбыз. Ут юк, дизель ягулыгы подстанциясе эшли, көненә 2 сәгатькә биреп алалар. Авылның күп өлешендә кәрәзле телефон тотмый. Авылга керә торган күпер су астында, башка якка юллар юк. Көймә белән генә кереп була. 27 марттан шул хәлдә, – дип сөйләгән иде Лилия Сидалинова 8 апрель көнне «Интертат» хәбәрчесенә.

Бишенче апрельдә Орскины Урал елгасыннан саклаган дамба җимерелде. Эвакуация үткәрелде. Соңгы көннәрдә хәл тотрыклыланды. Узган җомгада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында дамбаның җимерелгән өлеше тулысынча торгызылу турында белдерделәр.

Соңгы мәгълүматлар буенча, шәһәр тирәсендә су дәрәҗәсе 28 сантиметрга кимегән һәм 592 сантиметр тәшкил итә. 700 сантиметр критик дәрәҗә санала. 3763 йорттан су киткән.

Оренбург өлкәсендә федераль масштабтагы гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде. Алдан исәпләүләр буенча, су басудан килгән зыян 40 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин.

Источник: Intertat
просмотров: 55

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.