Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:14, 16.04.2024

Яшь җырчы Динар Рахматуллинның вафатына 1 ел: «Онытмыйбыз, яратабыз»

Яшь җырчы Динар Рахматуллинның вафатына 1 ел: «Онытмыйбыз, яратабыз»

Яшь җырчы Динар Рахматуллинның арабыздан киткәненә 1 ел узган. Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсендә аны якыннары искә ала. Алар әле дә Динарның иҗатын тыңлаулары өчен, мәрхүмнең сәхифәсендә утыручы язылучыларына рәхмәт белдерәләр.

«Онытмыйбыз, яратабыз.

Синең безне арабыздан киткәнеңә төгәл бер ел узды. Инде бер ел безнең синең тавышыңны ишеткәнебез юк. Сине кочаклый алмыйбыз, тынычландыра торган ышанычлы карашыңны күрмибез.

Син җылыңны һәм мәхәббәтеңне якыннарыңа гына түгел, бөтенләй таныш булмаганнарга да, тамашачыларыңа да бүләк итәргә өлгердең.

Динарның барлык туганнары исеменнән аны иҗатын танытырга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Бу- Динар өчен бик мөһим.

Бер ел узса да, сез биредә, алга таба да күңелегездә Динар турында якты истәлекләр сакларсыз, аны яхшы сүз белән генә искә алырсыз дип өметләнәбез», – дигән аныңң туганнары.

Динар Рахматуллин узган ел яз көне студиядә вафат булды. Якыннары җырчының кинәт үлеме сәбәбен тамашачысыннан яшереп калдырды. Динар турында «йөрәге туктаган» дигән сүзләр дә йөрде. Үз-үзенә кул салмадымы икән дип фаразлаучылар да күп иде.

Динар Рахматуллин рус телендә җырлый иде. Аның «Мама», «Снова день, снова ночь» дигән популяр җырлары бар. Аның «Тик Ток» аккаунтына ярты миллионга якын караучы язылган.

Источник: Intertat
просмотров: 59

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.