Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 15.04.2024

Башкортстанда тагын бер мәчет янган

Башкортстанда тагын бер мәчет янган

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

15 апрельдә Башкортстанның Аскын районы Солтанбәк авылында агач мәчет янган. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгында зыян күрүчеләр булмаган. Бу хакта «ДТП02 Уфа Башкирия» «ВКонтакте» төркемендә хәбәр итәләр.

«Беренче булып Солтанбәк һәм Урмияз авыллары янгын сүндерүчеләре килде, алар башланган янгынны локальләштергән һәм ачык утны сүндерә алган», – дип диелә министрлык хәбәрендә.

Янгынны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре тикшерә.

Башкортстанның Бүздәк районында Иске Богады авылында 10 апрель көнне - Ураза гаете төнендә дә мәчет януын хәбәр иткән идек.

Источник: Intertat
просмотров: 61

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.