Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:00, 15.04.2024

Элвин Грей алкоголь белән бәйле проблемалары булуы хакында сөйләгән

Элвин Грей алкоголь белән бәйле проблемалары булуы хакында сөйләгән

Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгышлар ясаучы җырчы Радик Юльякшин алкоголь белән бәйле проблемалары булуын яшерми башлаган. «МУЗ-ТВ» телеканалындагы интервьюда җырчы әлеге начар гадәт белән көрәшүе һәм тормышындагы үзгәрешләр турында ачыктан-ачык сөйләгән. Бу хакта «НьюсБаш» сайты яза.

Элвин Грейның алкоголь белән проблемалары күптән башланган һәм аның иҗатына җитди йогынты ясаган. Элвин Грей сүзләренчә, хәтта музыкант Григорий Лепс, әлеге начар гадәттән баш тартырга өндәп, Радик белән сөйләшүләр уздырган. Нәкъ менә әлеге сөйләшүдән соң, шулай ук хатынының ярдәме белән Элвин Грей алкоголь мәсьәләсендә катгый карарга килгән.

Искә төшерәбез, моннан 2 ел элек Элвин Грейның Янавылда исерек килеш концерт куйган видеосы таралган иде. Кадрларда җырчы исерек килеш сәхнә кырыенда утыра һәм тамашачылар белән сәер рәвештә аралаша. Соңрак бу гамәле өчен Элвин Грей Янавыл халкыннан гафу үтенде. Җырчы сүзләренчә, әлеге вакыйга аны тормышына үзгәрешләр кертергә кирәк икәне турында уйларга мәҗбүр иткән.

Узган ел исә җырчының Белорецкидагы концертта да исерек булуы хакында яздылар.

Источник: Intertat
просмотров: 59

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.