Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

18:00, 15.04.2024

Эльвира Фазлыева давылда өстенә агач авып һәлак булган кызчыгын искә ала: «4 ел...»

Эльвира Фазлыева давылда өстенә агач авып һәлак булган кызчыгын искә ала: «4 ел...»

Тапшырулар алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыеваның кызы Аиданы югалтканына 4 ел вакыт узып киткән.

«Бүген җанымның, күңел яктылыгымның киткәненә 4 ел… Мин Аида исеменнән башкаларга ярдәм итүемне дәвам итәм. Тәм-томнар алдым. Узган елдагы кебек үк балалар йортына кертеп чыгачакмын. Аиданы искә алып, куансыннар...» – дип яза алып баручы.

Эльвира мәчеткә кереп хәер биргән, кызының каберен дә зыярәт кылган. Аиданы каберендә, һәрвакыттагыча, чәчәкләр, йомшак уенчыклар бик күп.

Эльвира Фазлыеваның кызы Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булды. Бу вакытта Эльвира телевидениегә эшкә киткән була, кызын әтисе белән урамда калдырган. Әлеге хәлләрдән соң Эльвираның ире Александр белән дә юллары аерылды. Эльвира кызы истәлегенә үзенә Аида тәхәллүсе алды, ул әлеге исем белән сәхнәдә чыгышлар ясый.

«Интертат»ка интервьюда Эльвира: «Аиданы җибәрә алмаячакмын. Мин аның турында уйлап уянам, аны уйлап йокыга китәм, аның белән сөйләшәм. Мин Аида белән генә яшим һәм әлегә үземнең тормышымны башкача күз алдына китерә алмыйм. Мондый кайгылар аша узган бөтен әни кешеләр дә шулай дип әйтәләр. Миңа социаль челтәрләрдә һәр көн диярлек балаларын югалткан хатын-кызлар яза. «Алга таба ничек яшәргә?» – дип киңәш сорыйлар. Мин алар өчен психолог шикелле дә. «Бирешергә ярамый. Бу – безгә бирелгән сынау. Гомер юлыбызны тиешенчә узсак, дөрес итеп яшәсәк, без киләчәктә балаларыбыз янәшәсендә булачакбыз», – дип тынычландырырга тырышам. Ә үземнең Аиданы уйламаган бер генә минутым да юк», – дип сөйләгән иде.

Источник: Intertat
просмотров: 54

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.