Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:29, 15.04.2024

Казахстанда ташу сулары зираттагы мәетне агызып алып чыккан

Казахстанда ташу сулары зираттагы мәетне агызып алып чыккан

Казахстанның көнбатышындагы Атырау өлкәсе Көлсары шәһәрендә язгы ташу сулары зираттагы бер кабердән ир-ат мәетен агызып киткән. Бу хакта «Ак Җайык» газетасына сылтама белән Еadaily сайты яза.

Газета хәбәр иткәнчә, мәет шәһәрдәге бер кибет янында табылган.

«Бу мәет шәһәр читендәге бер зираттан су ташкыны белән агып килгән. Хәзерге вакытта ике зиратны су баскан», – диелә хәбәрдә.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, коткаручылар Атырау өлкәсендә язгы ташуда юкка чыккан ике ир-атны эзли. Атырау өлкәсе Гадәттән тыш хәлләр департаменты мәгълүматларына буенча, 6 апрельдә 48 яшьлек ир-ат һәм аның 24 яшьлек улы Көлсары шәһәрендәге су баскан йортларын карарга китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Табылган мәет эзләүдә булган бу ике ир-атның берсенеке дә түгел.

Көнбатыш Казахстан өлкәсенең ветеринария-санитария иминлеге идарәсе бүлеге җитәкчесе Нуркайыр Кусайынов төбәктә терлекләр күмелгән 8 каберлекне һәм себер язвасы булган 14 каберлекне су басканын хәбәр итте. Бу җирләрне су басса да, вазгыять тотрыклы булып кала. Ул аңлатканча, себер язвасы күмелгән җир бу авыру килеп чыгуның тарихи чыганагы булып тора. Бу объектларны күчереп булмый, чөнки алар герметик итеп ябылган. Су киткәч, барлык объектлар да тикшереләчәк.

Соңгы атналарда Казахстанда көчле су басулар күзәтелә. Абай, Акмола, Актүбә, Атырау, Көнбатыш Казахстан, Караганда, Костанай, Павлодар, Улытау өлкәләрендә җирле масштабта гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Түрәләрне үз эшләренә ваемсыз караган өчен тикшерәләр. Токаев югалтулар өчен компенсация түләнәчәген вәгъдә итте.

Источник: Intertat
просмотров: 72

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.