Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 15.04.2024

«Тәрәзәләрне ваталар, кычкыралар». Әтисе, әнисе, дүрт бала янып үлгән, ике бала исән

«Тәрәзәләрне ваталар, кычкыралар». Әтисе, әнисе, дүрт бала янып үлгән, ике бала исән

Мәскәү өлкәсенең Воскресенское бистәсендә янгында 4 бала һәм аларның ата-анасы һәлак булган. Ут 8 апрельдә төнлә чыккан. Бу вакытта гаилә каты йокыда булган. Күршеләр ярдәмгә ташланган. Коткаручыларга 23.47 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Күршеләр 2 баланы гына коткара алган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

6 балалы гаилә яши торган йорт караңгы төндә яна башлый. «Ерактагы кырые яна башлады, аннары бөтен түбәгә ут капты, аннары агач өй бөтенләй янды», – ди шаһитлар.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 13 һәм 11 яшьлек ике малайны күршеләр коткара. «Тәрәзәләрне вата башладык, кычкырдык, балалар барын әйттек. Икесе, ишетеп, тәрәзәгә килде, без аларны шуннан тартып алдык», – ди күрше.

Аннары өй янына барырлык булмый инде. Бик эссе була, хәтта ишегалдындагы машина кузовы эри. Коткаручылар килгәндә, өй тулысынча яна, утны иртән генә сүндереп бетерәләр. Шул вакытта ир-ат, хатын-кыз, 4 бала мәете табыла.

Бер версия буенча, янгын электр үткәргечтән чыккан булуы ихтимал. Тик күршеләре моңа ышанмый. Гаилә башлыгы электрик булып эшләвен, бөтен бистә аңа мөрәҗәгать итүен әйтәләр.

Авылдашлары сүзләренчә, гаилә үрнәк булып санала. Ир белән хатын, үз балаларыннан тыш, тәрбиягә алган балалар үстерә. «Аларның балалары арасында барысы да бүленгән. Кирилл балалар мәйданчыгына килгәч, башкалар кәгазь ыргытса да, «Әнә савыт, шунда илтеп ташла», – дип әйтә иде», – ди күршеләр.

Тикшерү эшләре бара, янгын сәбәбе ачыклана, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.