Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

18:00, 14.04.2024

Авариядән соң исән калган егет гаиләле булырга карар итә: «Үземне бик кызганыч хис иттем»

Авариядән соң исән калган егет гаиләле булырга карар итә: «Үземне бик кызганыч хис иттем»

5 ел элек 37 яшьлек Равил Әхмәтҗанов фаҗигага очрый. Ул тыныч кына, елмаеп, кичергәннәре турында сөйли, ләкин, күрәсең, аңа җиңел булмаган.

Ул үзен иркә бала дип йөргән. Балачактан ук муллыкта яшәгән, әти-әнисе аны бик яраткан, теләгән әйберләрен алып биргән. Мәктәптән соң Равил институтны тәмамлый һәм әтисенең фирмасына урнаша. Аралашырга яраткан егетнең башта дуслары күп була, ләкин алар өйләнәләр, гаилә коралар, балалар алып кайталар, шуңа күрә егетләр сирәгрәк очраша башлыйлар. Күрешкән вакытта Равилгә дус егетләренең гаилә проблемалары, ипотека, акча җитмәү, балаларының авырулары турында тыңлап утырырга туры килә.

«Болар барысы «Ә бу миңа кирәкме?» дигән уйларга этәрә иде. Өстәвенә, үз акчаңны кайда тотканың турында кем алдындадыр хисап та тотарга кирәк, – ди Равил. – Шуңа күрә өйләнергә ашыкмаска, үзем өчен яшәргә һәм дөнья күрергә карар иттем. Клубларга йөрдем, анда кызлар күп».

Чаллы егетенә эш буенча еш кына партнерлар белән сөйләшүләр өчен командировкаларга чыгарга туры килә. Шулай февральдә төнлә Әлмәттән Чаллыга кайтып барганда, каршы килүче машинаның фаралары аның күзләренә яктырта, һәм ул идарәне югалта.

«Мин кюветка очып төштем. Салон эчендә берничә секунд эчендә барысы да асты өскә килде. Башыма авыр әйбер килеп төште, термостан кайнар чәй түгелде», – дип искә ала Равил.

Ул хәзер «бөтен тормышым мизгел эчендә күз алдыннан үтте» дигән сүзнең нәрсә аңлатканын төгәл белә. Равил машина кюветка очып барган секундларда үзенең нәрсә уйларын төгәл хәтерли.

«Менә минем тормышымның соңгы минутлары, ә мин бу җирдә үземнән соң нәрсә калдырам? Нинди яхшылык эшләдем? Гаилә дә, бала да юк. Үземне бик кызганыч хис иттем!»

Бәрелүдән ир аңын югалта. Аны үтеп баручы шоферлар табып ала, шул гына аны коткара. Алар «ашыгыч ярдәм» чакырган. «Ашыгыч ярдәм» Равилны күп санлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китә. Табиблар аны «күлмәктә туган» дип әйтәләр.

Чаллы хастаханәсендә аның янына әти-әнисе, энесе һәм дуслары килә. Палатада ул берүзе генә ятмый, күрше караватта – аның яшендәрәк тагын 2 ир-ат дәваланган. Равил искә алуынча, палатадашлары видео аша балалары һәм хатыннары белән аралашкач, үзгәреп, җанланып китә торган булган. Әти кешеләр тизрәк аякка басарга ашыккан, чөнки алар үзләрен өйдә көтүләрен белгәннәр!

«Шофер булып эшләүче Валераның 3 баласы үскән. Һәм һәр кич палатада аның балалары: «Әти, берәр җирең авыртамы? Ә уколлар куркынычмы?» – дип сораштыра торган булган. Мондый сүзләрдән соң хәтта минем йөрәгем дә кысылып куя иде. Мин, әгәр язмыш мине саклап калган икән, хастаханәдән соң мин һичшиксез өйләнәм, һәм безнең балабыз булачак, дип карар иттем», – дип сөйли.

Берничә операция һәм реабилитация курсыннан соң Равил эшкә чыга, ләкин аңа таяк белән йөрергә туры килә. Гадәти көннәр башлана. Клубларга йөрми, кәефе дә башкача. Тормышы да үзгәрде. Бер көн социаль челтәрләрдә Лилия белән таныша. Ул шәфкать туташы булып эшли һәм авыру әнисе белән яши. Шуңа күрә ул дежур торган көннәреннән башка буш вакытын өйдә үткәрә.

«Мин тиз арада үземә яңа дус тапканымны аңладым – игелекле һәм акыллы әңгәмәдәш, – ди Равил. – Ул мине аңлый, ярдәм итә, үзенең Белочка исемле мәчесе турында кызыклы хәлләр турында сөйләп мине көлдерә иде. Мин аны паркка йөрергә чакырдым, без анда тиеннәрне ашаттык: Лилия алдан ук чикләвекләр әзерләп алып чыккан. Миңа бу ошады, димәк, күңеле яхшы. Шул көннән без очраша башладык. Ә 2 айдан, инде тулысынча савыкканнан соң, мин аңа тәкъдим ясадым».

Яшьләр зур туй ясап тормый, язылышканнан соң, алар диңгезгә ялга китә. Ә Лилиянең әнисен туганнары карап торырга ризалаша.

Хәзер Әхмәтҗановларның 2 баласы, үз йорты һәм бакчасы бар. Бакчадагы агачларда 3 тиен яши.

«Челнинские известия»дан Ләлә Гайфетдинова язмасы тәрҗемә ителде.

Гөлназ Әхтәмҗанова тәрҗемәсе

Источник: Intertat
просмотров: 50

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.