Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:03, 14.04.2024

Рифат Зарипов йортларын су баскан якташларына ярдәм җыя

Рифат Зарипов йортларын су баскан якташларына ярдәм җыя

Рифат Зарипов су басу аркасында йорт-җирсез калган якташларына ярдәм җыя башлаган.

«Дуслар, минем Оренбург ягыннан икәнне беләсез. Безнең якларда нинди хәлләр икәнен дә яхшы беләсез. Телевизордан, интернеттан гел Орскины, Оренбургны сөйлиләр. Безнең якташларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен шушы әйберләрне җиңеп чыгарга.

Миңа бик күп язалар, видеолар җибәрләр. Ярдәм сорыйлар. Әлбәттә, бөтен кешегә дә ярдәм итеп бетереп булмый. Мөрәҗәгать иткәннәренә булса да каршы килмим. Бу хәвефләр беребезгә дә килмәсен. Уттан, судан Аллаһы Тәгалә сакласын.

Менә бу – минем белән «Салават» җыр театрында бергә эшләгән Фиркат дустымның энесенең өе. Кемнәр күпме булдыра ала, ярдәм итик инде, дуслар.

2202201714123524, 89033660047 Ришат Миршатович («Сбербанк», «Тинькофф»)», – дип мөрәҗәгать иткән Рифат Зарипов «подписчиклары»на.

Рифат Зариповның әлеге танышының йорты тулысынча диярлек су астында калган. Өйнең түбәсе генә күренеп тора…

Источник: Intertat
просмотров: 61

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.