Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:00, 14.04.2024

«Башкорт хуҗабикәсе» әтисе белән мөнәсәбәтләре начар булуы хакында сөйләгән

«Башкорт хуҗабикәсе» әтисе белән мөнәсәбәтләре начар булуы хакында сөйләгән

Интернетта «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган Миләүшә Шәйхисламова янә игътибар үзәгендә. Бу юлы популяр блогер үзенең әтисе белән катлаулы мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык сөйләргә булган. Аның сүзләренчә, әтисе кызын гел тәнкыйтьләп тора. Социаль челтәрләрдәге блогында Миләүшә әтисенең ире белән сөйләшкән видеоязмасын куйган. Анда әтисе ире Альбертка Миләүшәне «акылга утыртырга» һәм аны «йолдызлы авырудан» коткарырга куша. Бу хакта «НьюсБаш» сайты яза.

Миләүшә үзе әтисенең гаепләүләре белән килешми. Блогер инде берничә тапкыр әтисе белән күптән аралашмавын әйтте. Ул аның ни өчен үзен даими рәвештә тәнкыйтьләвен һәм аның уңышларыннан канәгать булмавын аңламый.

«Әти кеше моның өчен сөенергә тиеш түгелмени? Аның урынына ул миндә ниндидер «йолдызлы авыру» гына күрә, тик мин үзем, нигәдер, моны сизмим» – дигән блогер.

Миләүшә сүзләренчә, аның әнисе һәм үги атасы белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башкача. Ул еш кына үзләренең бергәләп вакыт уздырганнарын, кунакка йөрешкәннәрен күрсәтә, диелә сайтта.

Источник: Intertat
просмотров: 63

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.