Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

10:07, 14.04.2024

Якын Көнчыгышта конфликт башланды: Иран Израильгә һөҗүм итте

Бүген төнлә Иран Израильгә һөҗүм итте, ул биш сәгатьтән артык дәвам итте.

- АКШ, Бөекбритания һәм Иордания ил читендәге күпчелек ракеталарны һәм пилотсыз аппаратларны тоткарлаган.

- Иран Израиль ягына 185 пилотсыз очкыч, канатлы 36 ракета һәм "җир-җир" класслы 110 ракета җибәргән, дип яза «New York Times». Төп максатлары хәрби базалар, аэродромнар һәм хөкүмәт объектлары булган.

- Израиль халкына бомбадан саклану урыннарында сакланырга кирәк икәнен белдергәннәр.

- 31 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

- Израильгә Иранның һөҗүменнән килгән зыян «чагыштырмача аз» булган, дип яза «The New York Times».

- «Ислам инкыйлабы» вәкилләре корпусы һөҗүмне уңышлы дип атады.

- Иранның «БМО»дагыдаими вәкиле, әгәр Израиль тагын бер хата ясаса яки җавап итеп һөҗүм итсә, аның иле тагын да көчлерәк җавап бирәчәк, дип белдергән.

- АКШ түрәләре Израиль, мөмкин булган нәтиҗәләр турында уйланмыйча, Иран һөҗүменә тиз җавап бирә ала дип курка – NBC.

- Телеканал мәгълүматлары буенча, Байден хакимиятендә, Израильнең Сириядәге Иран консуллыгына һөҗүменнән соң, израильлеләр «һәрвакытта да иң яхшы стратегик карарлар кабул итмиләр» дип саныйлар.

- Байден Нетаньяхуга АКШның Иранга каршы һөҗүм операцияләрендә катнашмаячагын белдерде, дип хәбәр итә CNN.

- Пентагон башлыгы Иранның Израильгә һөҗүменнән соң Вашингтонның Тегеран белән конфликт эзләмәвен белдерде.

- Израиль һәм аның партнерлары Иранның һөҗүмен «тиңдәшсез рәвештә» туктатты, әмма кампания әле тәмамланмаган, дип белдерде Израиль Саклану министрлыгы башлыгы.

- Иран Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы: «Израильгә карата «Чын вәгъдә» операциясе үтәлде, Иран аны дәвам итәргә җыенмый», – дип хәбәр итте иртәнге 10.00 сәгатьтә.

- Кытай Якын Көнчыгыштагы хәлнең кискенләшүенә борчыла һәм якларны уйлап эш итәгәр чакыра, ә халыкара җәмәгатьчелек, бигрәк тә йогынты ясый алырдай илләр, төбәктә тотрыклылыкны тәэмин итүдә конструктив роль уйнарга тиеш, дип белдерде Кытай Тышкы эшләр министрлыгы.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.