Кариев исемендә яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар театрдан үз теләге белән китүе турында гариза язган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язган.
«Өченче көн театрдан үз теләгем белән китүем турында гариза яздым. Бу аек, уйланган карар, аны җәмәгатьчелеккә чыгарыр вакыт килеп җиткәндер дип уйлыйм.
Бернинди килеп туган вазгыятькә карамастан, мин үзем булып калам. Шатлык, рухи күтәренкелек һәм бар нәрсәдә дөреслек барыбызга да! Иң элек, үз-үзеңә карата дөреслек», – дигән ул.
Янсуар театрга һәм Кариев театрын яратучыларга ачык хат юллаган.
«Яраткан театр һәм театр кешеләре! Мин һәрвакыт сезгә дөресен әйттем, яшермәдем, ул мөнәсәбәтләр стратегиясен саклыйсы килә. Кемнедер бу сүзләр сөендерәчәк, алар җиңү тәмен татыр, ә кемнедер борчыячак...» – дип башлаган ул хатын.
Луиза Янсуар өч елда башкарылган эшләргә күзәтү ясаган. Сәхнәгә чыккан спектакльләрне санап чыккан, гамәлгә ашырылган проектларны атаган.
«Мин бу узган юл өчен рәхмәтлемен, сезгә дә искә төшерерлек әйберләр җитәрлек дип уйлыйм…», – дигән Янсуар һәм театрның соңгы елларда үсешкә ирешкәнен, тамашачылар арасында популярлык казанганын искәртә.