Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 13.04.2024

Дөньядагы иң өлкән, бер-берсенә башлары белән ябышкан сиам игезәкләре вафат булган

Дөньядагы иң өлкән, бер-берсенә башлары белән ябышкан сиам игезәкләре вафат булган

Дөньядагы иң карт сиам игезәкләре Лори һәм Джордж Шаппелл 62 яшьләрендә вафат булган. Баш сөякләре бер-берсенә кушылып үссә дә, игезәкләр уңышлы карьера ясый ала, үзләрен кызыксындырган төрле эшләр белән шөгыльләнә. Игезәкләр 7 апрельдә Пенсильвания университеты хастаханәсендә вафат булган, үлем сәбәбе билгесез, дип яза Sky News.

Лори һәм Джордж Шаппелл 1961 елда Пенсильваниядә туа. Аларның баш сөякләре өлешчә бер-берсенә берегеп үскән, шулай ук яшәү өчен әһәмиятле кан тамырлары һәм баш миенең 35 проценты уртак була.

Алар бер җенестән – икесе дә хатын-кыз булган сиам игезәкләре буларак, Гиннесның рекордлар китабына кертелә, әмма бераздан берсе – Дори үзен ир кеше дип атый, Джордж дип белдерә. Бер-берсенә береккән булсалар да, алар аерым тормыш алып бара алган. Джордж кантри-җырчы буларак уңышлы карьера ясый, ә Гиннесның реккордлар китабында язылганча, шул ук вакытта Лори кегли уеннары буенча кубок иясе була.

Игезәкләр бер-берсенең шәхси вакытын, ял вакытын, мөнәсәбәтләрен хөрмәт итә. Лори берничә егет белән йөри, ярәшкән егете дә була, әмма ул юл һәлакәтендә үлә.

Табиблар бу игезәкләр 30 яшькә кадәр дә яшәмәячәк дип фаразлый. Әмма бу фараз чынга ашмый, 2022 елда алар иң олы сиам игезәкләре титулына ия була.

2011 елның сентябрендә алар ITV телеканалының «Этим утром» тапшыруында һәм бик күп документаль фильмнардан төшкән, үзләренең тормышлары хакында сөйләгән.

Игезәкләрнең берсе – Лори сәламәт була, Джордж умыртка авыруыннан интегә башлый. Сәламәт ЛориДжорджны тәгәрмәчле урындыкта йөртә. Алар Пенсильваниядә ике йокы бүлмәсе булган фатирда яшәгән һәм төрле хобби белән шөгыльләнә һәм душны да аерым керә алган.

1997 елда төшерелгән документаль фильмда Джорджка «Бер-берегездән аерылырга телисезме?» дигән сорау бирәләр. «Һич юк. Ватылмаган әйберне нигә төзәтергә?» – дип җавап бирә Джордж.

Лори һәм Джорджның әти-әнисе, алты бертуганы һәм аларның берничә баласы һәм бик күп дуслары калган.

Источник: Intertat
просмотров: 80

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.