Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:00, 13.04.2024

«Мин сиңа гашыйк» – бер абзый Илсөя Бәдретдиновага мәхәббәт аңлаткан

«Мин сиңа гашыйк» – бер абзый Илсөя Бәдретдиновага мәхәббәт аңлаткан

Илсөя Бәдретдинованың үзенә гашыйк фанатлары бихисап. Шуларның чираттагысы сәхнәгә менеп, җырчыга мәхәббәт аңлаткан. Бу абзый яратуын әйтер өчен махсус килүен дә сөйләгән.

«Мин сине яратам, дип әйтергә чыктым. Хатынымнан кала, әлбәттә. Мин сиңа гашыйк: җырыңа, үзеңә, матурлыгыңа, телеңнең осталыгына, үткерлегеңә. Мишәр дигән исемгә лаек син!» – дигән гашыйк абзый.

«Сине бүген өчпомак белән сыйладылар, шигырь дә булды. Рөхсәт итсәң, яратуымны җыр белән белдерер идем», – дип, Илсөяне фанаты җыр да сузып җибәргән:

«Кашың кара, кашың кара,

Күзең дә кара синең.

Кара күзеңә карасам,

Йөрәгем яна минем.

Алма бакчасының юлы

Тәрәзәләргә туры.

Әллә сиңа бирелдеме

Бөтен дөньяның нуры?!»

Источник: Intertat
просмотров: 77

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.