Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:00, 13.04.2024

Казахстаннан Курганга 30-50 км озынлыктагы дулкын килә

Казахстаннан Курганга 30-50 км озынлыктагы дулкын килә

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Курганга 30-50 километр озынлыктагы дулкын килә. Бу хакта Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков җирле филармония территориясендә халык һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашу вакытында хәбәр итте, дип яза «Комсомольская правда».

Төбәк башлыгы аңлатканча, барысы да Казахстан территориясендә урнашкан сусаклагычлардагы суны агызу белән бәйле. Хәзерге вакытта су җибәрү күләме нормадан 45 тапкыр артып китә.

«Төзелгән килешү кысаларында, су, бер мизгелдә секундына 2300 булсын өчен, 70 куб метр булырга тиеш иде, ягъни 45 тапкыр күбрәк. Суның бөтен массасы монда китте, хәзер инде азрак, әмма әле шактый күп. Су елан рәвешендә килә, су басуның «башы» бар, «койрыгы» бар, озынлыгы 30-50 километр, су массасы бик зур», – дип аңлаткан Вадим Шумков.

Курган өлкәсендә су басу аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде. Су басу зонасындагы йортлардан җиде меңнән артык кеше эвакуацияләнгән, мәктәпләрдә уку туктатылган.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.