Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:00, 13.04.2024

Шәүвәл аенда ураза тотуның нинди файдасы бар?

Шәүвәл аенда ураза тотуның нинди файдасы бар?

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында Шәүвәл аенда ураза тотуның иң мөһим файдалары турында аңлаталар.

«Беренче чиратта, шәүвәл ае уразасы Рамазан аенда булган кимчелекләрне каплый. Әгәр мөселман кешесенең Рамазанда тоткан уразасында кимчелекләре яисә уразасына зарар китерерлек гөнаһлары булса, Кыямәт көнендә аның нәфел уразалары фарыз уразаларын ямар өчен кулланылачак.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә дә моңа дәлил бар:

«Дөреслектә, Кыямәт көнендә иң беренче хисап кылына торган гамәл — ул намаз. Раббыбыз фәрештәләргә әйтер: «Колымның фарыз намазына карагыз, аны камил рәвештә кылдымы яисә кимчелекләре булдымы? Әгәр камил рәвештә кылынсалар, алар камил булып язылырлар, ләкин әгәр аларда ниндидер кимчелек булса, колымның нәфел намазларына карагыз. Әгәр колымның нәфел намазлары булса, колымның фарыз намазларын шул нәфел намазларыннан алып камилләштерегез. Һәм барлык гамәлләр бу рәвештә кабул ителәчәк».

Икенчедән, бу Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безгә билгеләп куйган сөннәт гамәл.

Шулай ук, Шәүвәл аенда ураза тоту бер төрле изге гамәлләр кылудан соң, тагын изге гамәлләрне дәвам итүгә күнектерер өчен файдалы. Һәм Рамазан уразасының кабул булуының ачык дәлиле булачак, иншәАллаһ!

Нәфел уразасын тоту, Раббыбызга Рамазан аенда ураза тотарга мөмкинлек нигъмәтенә шөкрана белдерү, Аллаһ Тәгаләнең һәм Рәсүлебезнең мәхәббәтләренә ирешү дә», диелә бу хәбәрдә.

«Болгар» мәчете телеграм-каналында Рамазан аенда тотылмый калган көннәре булучыларга нәрсә эшләргә икәнен дә әйткәннәр.

«Иң беренче, алар бурычлы көннәрен каза кылырга, ягъни тотып бетерергә тиеш, соңыннан инде шәүвәлнең 6 көнен тота башлый. Чөнки хәдистән килгәнчә, бер еллык әҗер-савап Рамазан аен тулысынча тотмаган кешегә хасил була алмый. Фарыз гамәл, нәфел гамәлдән алдан кылынырга тиеш, ягъни фарыз кылынмыйча нәфел кабул булмый», диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.