Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:00, 13.04.2024

Казанда пенсионер әби 10нчы каттагы фатирын көн саен су басудан сакларга мәҗбүр

Казанда пенсионер әби 10нчы каттагы фатирын көн саен су басудан сакларга мәҗбүр

Казанның Ботаника урамындагы 10а йортында яшәүче пенсионер әби көн саен түшәменнән су җыя. Хатын-кыз һәр иртә чормага менеп, чиләкләргә җыелган суны фатирына алып төшеп түгә. Һәр көнне ким дигәндә 70 литр су җыела. Ярдәмгә күрше подъездда яшәүче дустын чакыра, дип яза «Именно шулай» телеграм-каналы.

10нчы каттагы фатирны көн саен су басуның сәбәбе – су агызу системасы дөрес ясалмаган. Түбәдән агып төшкән кар суы фатирда тарттырылган түшәм астына җыела. Идарәче компаниягә мөрәҗәгатьләр юллаудан файда булмаган.

Бу апа янына барып видео төшергән «Халык фронты» вәкилләре Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать иткән.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.