Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

07:00, 13.04.2024

Евгений Петросянның яшь хатыны дәвалап булмый торган авырудан интегә

Евгений Петросянның яшь хатыны дәвалап булмый торган авырудан интегә

Татьяна Брухунова Евгений Петросянга 2 бала тапкан. Читтән караганда, 78 яшьлек юмористның 35 яшьлек хатыны сау-сәламәт булып күренә, тик бу алай түгел. Татьяна дәвалап булмый торган авырудан интегә. Татьянаның күптәннән инде аякларында веналары белән проблемалар бар. Социаль челтәрләрдә Татьяна варикозны бетерү буенча катлаулы операция кичергәнен сөйләде, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Брухунованың язылучылары, аның биек үкчәле туфлиләр кимәвенә игътибар иткән. Тик Татьяна без үкчәле туфлиләрдән үзе теләп баш тартмаган икән. Табиблар кушуы буенча, аңа хәзер тигез табанлы аяк киемнәре генә кияргә туры килә.

«Уң аягымнан веналарны алу өчен катлаулы операция ясатканнан соң, биек үкчәләр кияргә ярамый», – дип язган Татьяна.

Татьяна беренче баласын тапканчы ук операция ясаткан. Кан йөреше бозылу булачак әнинең сәламәтлегенә бик куркыныч зыян салырга мөмкин. Сүз уңаеннан, күпләр Петросянның хатыны 2 баласын да үзе күтәреп тапмаган, ә суррогат әни хезмәтен файдаланган дип уйлый.

Брухунова беренче баласы – улы Ваганны тапкач ук, интернетта суррогат әни турында имеш-мимешләр барлыкка килгән иде. Ә бу елның мартында Брухунова белән Петросян икенче балалары – кызлары Матильда тууы турында хәбәр иткәч, кабат шул сүзләр кире әйләнеп кайтты. Актив тормыш рәвеше алып баруына да карамастан, Татьянаны авырлы килеш беркемнең дә күргәне булмаган. Татьяна театр ярата, спектакльләргә йөри, әмма беркем дә аның гәүдәсендә аз гына да үзгәреш сизмәгән. Шуңа өстәп, яшь әни яңа туган кызына күкрәк тә имезмәгән, чөнки кызы туып күп тә үтми, Татьяна Кытайга сәяхәткә китә.

Ә менә 78 яшьлек Евгений Петросянның сәламәтлеге кундырмаслык түгел. Петросян 78 яшендә дә нык, көр күңелле. Татьяна социаль челтәрләрдә сөйләгәнчә, Петросянның ир-ат сәламәтлеге белән бар да тәртиптә, чөнки өлкән яшьтә булса да, тагын 1 бала ясый алган.

«Сау-сәламәт ир-атның (ә минем ирем шундый) хәтта 100 яшькә кадәр дә бала туу белән проблемалары булмый», – дип мактанган Татьяна.

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.