Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:00, 12.04.2024

«Зираттан кайталар иде». Дүрт дус авариягә очраган, өчесе үлгән, берсе - хастаханәдә

Ростов өлкәсендә Песчанокопский авылында яшәүче 4 пенсионер хатын зираттан кайтып килгәндә авариягә очраган. Өчесе һәлак булган, берсе имгәнгән, ул хастаханәдә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

8 апрельдә дүрт дус хатын матур язгы көнне зиратка чыгып китә. Туганнарының каберләрен карап, чистартып кайтырга җыеналар.

Бу хатын-кызлар инде күп еллар дус булып яши. 75 яшьлек хатын дусларын үз машинасына утыртып зиратка алып китә. «ВАЗ 210540» багажнигына эш коралларын салалар, 75, 71 һәм 71 яшьлек өч хатын пассажир утыргычларына утыра.

Дуслар зиратта ныклап эшли, туганнары каберләрендә тәртип урнаштыра, аннары өйгә кайтырга чыгалар. Песчанокопское авылына кергәч, Ленская урамыннан барганда авария килеп чыга.

«Якынча белешмә буенча, йөртүче идарәсен югалта, машина юлдан уң якка кырыйга төшеп китә һәм агачка бәрелә», – дигәннәр Ростов өлкәсе буенча ЮХИДИ идарәсендә.

Бәрелү шулкадәр каты була, өч хатын – 75 яшьлек йөртүче, аның яшьтәше һәм 71 яшьлек хатын – урында ук үлә. Урынга экстрен хезмәтләр килгәндә 70 яшьлек хатын гына исән була. Хәзер аның гомерен саклап калу өчен табиблар тырыша. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.