Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:00, 12.04.2024

Казандагы биек йорттан егылган малай үләр алдыннан классташларына хәбәр калдырган булган

Казандагы биек йорттан егылган малай үләр алдыннан классташларына хәбәр калдырган булган

Казанның Универсиада проспектындагы биек йорт янында 14 яшьлек үсмернең мәете табылган иде. Ул 10 каттан егылган. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырта, әмма малай инде үлгән булган.

Малай гаиләдә бердәнбер бала булган, Казан үзәгендәге бик дәрәҗәле гимназиядә укыган. Уку йортында аның турында бик акыллы һәм перспективалы укучы дип әйтә торган булганнар. Ул рус теле буенча олимпиадаларда җиңүче булган, шахмат белән шөгыльләнгән. Әти-әнисе, мәктәп укытучылары өчен аның үлеме көтелмәгән хәл булган.

KazanFirst, үз чыганакларына сылтама белән, малайның соңгы хәбәре турында яза. Үлеме алдыннан беркадәр вакыт кала, кич ул классташларына ялгызлыктан бик нык туйганлыгын язган булган. Классташлары шунда ук аның янына килергә юлга чыга. Аның белән сөйләшергә, коткарырга телиләр. Әмма алар килгәндә инде соң була.

Источник: Intertat
просмотров: 67

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.