Уфа үзәгендә, Карл Маркс урамында полиция хезмәткәренә һөҗүм иткәннәр. Билгесез ир-ат аңа пычак кадаган. Бу хакта SHOT Телеграм-каналы яза.
Видеода күренгәнчә, һөҗүм иткән ир-ат адекват хәлдә түгел, битен кисәр алдыннан үз-үзе белән сөйләшеп, болганып йөри. Ул наркоман булгандыр дип фаразлыйлар. Кулында пычак тоткан ирне күреп, кешеләр полициягә шалтырата.
Әмма ул полицейскийларга пычак белән ташланган. Бер полицейскийның кулы яралы, икенчесенең – күкрәге.
Ир-ат полицейскийга һөҗүм итәр алдыннан үзенең яңагының бер өлешен кисеп алган.
Һөҗүм иткән ирне тоткарлаганда аңа атканнар, ул яраланган. Ашыгыч ярдәм табиблары аңа шунда ук беренче ярдәм күрсәткән.