Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

01:00, 12.04.2024

Зөлфәт Зиннуров балыкчылардан һәм чит илдә ял итүчеләрдән ярдәм сорый

Зөлфәт Зиннуров  балыкчылардан һәм чит илдә ял итүчеләрдән ярдәм сорый

Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров социаль челтәрдәге сәхифәсендә ярдәм сорарга мәҗбүр булган. Беренче очракта ул улы Рәхимне кайгыртып балыкчылардан ярдәм сораган, икенче очракта этен кайгыртып чит илдә ял итүчеләргә 20-40 кг гына «дару» алып кайтуларын сорап мөрәҗәгать иткән.

Зөлфәт гаиләсе белән Кремль яр буенда ял иткәндә улы Рәхим суга аяк киемен төшереп җибәргән. Бер аяк киеме аягында калган, икенче сыңары суда йөзеп йөри.

«Нәрсә көлеп торасың? Көләрлек түгел бит хәлләрең. Бер аяк киемең юк. Әнә аяк киемең, кара. Аяк киеме тү-тү. Эләгә хәзер сиңа. Су яныннан алып китеп булмый, һаман шунда өстери. Улым ник йокламыйсың син ә?» – дип, әтисе рәхәтләнеп шатланган малаен шелтәли.

«Мәгәрич миннән» дип тә вәгъдә итә ул аяк киемен алып бирүче балыкчыларга, әмма Зөлфәт белән элемтәгә чыгучы булмаган. Ул берникадәр вакыттан үзе кармак тотып бирегә килә. Ул, шактый азапланганнан соң, улының аяк киемен кармакка эләктергән.

«Берәрегез чит илдә ял итәдер бәлки. Эткә беттән «Бравекто» даруы кирәк иде. 20-40 кг. Монда сатуда юк, булса да «подделка»лар күп. Алып кайта алсагыз бик рәхмәтле булыр идем», – дип әллә шаярып, әллә чынлап мөрәҗәгать иткән шоумен.

Источник: Intertat
просмотров: 72

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.