Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:00, 11.04.2024

Зәринә Хәсәншинаның апасы «кияү»гә ризалык биргән

Зәринә Хәсәншинаның апасы «кияү»гә ризалык биргән

Зәринә Хәсәншина социаль челтәрдәге сәхифәсенә кызыклы видео куйган. Видео җырчының концерты алдыннан төшерелгәнгә охшаган.

Видеода күренгәнчә, Зәринәнең әнисе Фәнисә апаның бертуган сеңелләре, чәчәк бәйләме тотып, филармония фойесында тора, шунда бер егет зур чәчәк бәйләмен иңбашына куеп кереп бара.

Шунда җыелышкан хатын-кызлар чиелдаша башлый. «Бүген Зәринәгә тәкъдим ясыйлар диләр?!» – дип әйтә кемдер.

Җырчының апалары «булачак кияүне» туктата. Күзлекле егет үзен Алмаз дип таныштыра.

«Кая, кая киттең әле анда? Оялып тормыйлар, кочаклашалар. Мин - Нәзилә апасы. Үләм, минем иремнең исеме дә Алмаз. Шул кадәр әйбәт. Бик күркәм икән. Без бик риза. Шунда ук таныштык», – ди җырчының апасы «кияүне» кочаклап.

Источник: Intertat
просмотров: 67

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.