Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

18:00, 11.04.2024

Күрше төбәктә депутат ярдәмчесе хатынын юлда чәченнән өстерәп йөргән

Күрше төбәктә депутат ярдәмчесе хатынын юлда чәченнән өстерәп йөргән

Чебоксарда юл кырыенда хатын-кызны кыйнаучы ир-ат төшерелгән видео таралган. Бу күренеш юлдагы камераларга эләккән.

Чебоксардагы берничә төркем язуынча, видеода төбәк депутатының ярдәмчесе, ә зыян күрүче – аның хатыны. Башка мәгълүматлар буенча, әлеге ир-ат депутатның ярдәмчесе булып элек эшләгән булган. «Mash» телеграм каналы бу ир-атны Маркел Егоров дип яза.

"Автоновости Чебоксары от ZR" телеграм-каналында ир-атның депутат ярдәмчесе булуыннан шушы ролик таралгач кына туктавын белдерәләр.

Видеода ир-ат хатын-кызны юл кырыенда чәченнән өстерәп алып бара, ак машинага этеп кертеп утырта.

Гражданның өй адресын ак машина номеры буенча тапканнар. "Автоновости "язуынча, ул полиция белән дә аралашкан һәм сорау алуга үзе килергә вәгъдә иткән. Аннары ул вакытны сузмакчы булган, ләкин аны бер сәгатьтән соң барыбер тоткарлаганнар. Ул вакытта ир-ат бала белән була.

Полиция хезмәткәрләре ишегалдында кыскача сорау алган, ир-ат аларны бернинди дә куркыныч хәл булмавын, бу хәлнең беркемгә дә кагылмавын әйткән. Мәсәлән, ул бу вакыйганы «гаилә конфликты» гына дип әйткән, ә хатынының хәле белән кызыксынучыларга: «Ул үзен тәртипкә китерәчәк һәм [полициягә] киләчәк», – дип җавап биргән.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.