Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:00, 11.04.2024

Рамазан уразасын каза кылмыйча, Шәүвәл уразасын тотарга ярыймы һәм ниятне ничек әйтергә?

Рамазан уразасын каза кылмыйча, Шәүвәл уразасын тотарга ярыймы һәм ниятне ничек әйтергә?

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында Шәүвәл аенда ураза тоту турында аңлаталар.

«Бер ел ураза тоткан кебек савапны кулдан ычкындырма!

عَنْ أَبِي أَيُّوبَ الْأَنْصَارِيِّ رضي الله عنه أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «مَنْ صَامَ رَمَضَانَ، ثُمَّ أَتْبَعَهُ سِتًّا مِنْ شَوَّالٍ، كَانَ ‌كَصِيَامِ ‌الدَّهْرِ».
«Кем Рамазан аенда ураза тотып, соңыннан аңа 6 көн шәүвәл аенда тотылган уразаны ияртсә, бер ел ураза тоткан кебек булыр». "Сахих Мөслим", 1164.

Бу алты көн уразаны бертоташ та, көн аралаш та тотарга мөмкин. Әмма без бу уразаны тизрәк тотып чыгарга киңәш итәбез, чөнки, татар мәкалендә шулай дип әйтелә: "калган эшкә кар ява". Әле Рамазанга ияләшкән өчен, кыен булмас», диелә бу хәбәрдә.

«Болгар мәчете» телеграм-каналында да әлеге ураза турында аңлатма һәм сәхәр һәм ифтар вакытында укый торган догасы бар.

«Изге Рамазан ае узып китте, сизми дә калдык. Шулай бөтен гомерләребез дә узып китәчәк. Аллаһ Тәгалә барчабызның кылган изге гамәлләрен кабул итсә һәм гөнаһларыбызны ярлыкаса иде. Рамазан ае тәмамлануга карамастан, изге гамәлләрне кылуыбызны дәвам итәргә насыйп булсын.

Рамазан аеның фарыз уразасын тотканнан соң шәүвәл аенда ураза тоту Пәйгамбәребез сөннәтеннән булган мөстәхәб нәфел (эшләсә яхшы, эшләмәсә гөнаһысы юк) гамәл, ул ваҗиб (мәҗбүри) түгел. Ләкин аның әҗер савабы ел буе ураза тотучыныкы кебек бик бөек һәм дәрәҗәле.

Бу турыда Пәйгамбәребез: «Кем исә ураза аеның фарыз уразасын тотып, аннан соң шәүвәл аеның 6 көнен тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр», — ди.

Бу уразаны аерым көннәрне бүлеп тотарга ярый, бер тоташтан тоту мәҗбүри түгел, ләкин хәерлерәк. Уразаны шәүвәл аеның нинди көннәрендә тотарга тели, шул көннәрне тота ала.

Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр:

«Нәүәйтү ән әсуумә саумә нәфилә фи шәһри шәүвәл минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».

«Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Шәүвәл аеның уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр»

Авыз ачканнан соң :

«Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү».

«Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә нәфел ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл».

Аллаһы Тәгалә кылган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм догаларыбызны кабул кылсын», диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 70

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.