Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:58, 11.04.2024

Мордовиягә Украина дроннары һөҗүм иткән

Мордовиядә беспилотникларны бәреп төшергәндә зыян күрүчеләр булмаган. Бу хакта төбәк башлыгы Артем Здунов «ВКонтакте» битендә хәбәр итте, дип яза «Лента.Ру».

Россия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, махсус операция башланганнан бирле, Мордовиягә беренче шундый һөҗүм ясалган.

Здунов сүзләренчә, төнлә төбәккә самолет тибындагы пилотсыз очкыч һөҗүм итмәкче булган. Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары ике дронны бәреп төшергән, диде ул. Фаҗига урынында махсус хезмәтләр эшли.

Ачык чыганаклардагы мәгълүматлар буенча, Мордовия чикләреннән Украинага кадәр иң кыска ара 500 километр тирәсе.

Апрельдә Татарстанга да шундый һөҗүм булды, дроннар «Алабуга» махсус икътисади зонасында студентлар тулай торагына төшкән иде.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.