Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:10, 11.04.2024

Башкортстанда сабый «караҗиләкле кекс» кебек тимгелләр белән туган

Башкортстанда сабый «караҗиләкле кекс» кебек тимгелләр белән туган

Фото: https://www.bashinform.ru, Айрат Рәхмәтуллинның телеграм-каналы

Башкортстан табиблары тәнендә «караҗиләкле кекс» тибындагы тимгелләр булган сабыйны коткарып калган. Сабый Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә җитлеккән килеш дөньяга килә. Тик аның хәле бик авыр була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Яңа туган сабыйга беренче реанимация ярдәме күрсәтәләр, аннары реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә салалар, ИВЛга тоташтыралар.

Тикшергәннән соң, сабыйда цитомегаловирус табыла. УЗИда карагач, баланың бавыры һәм талагы 4 см га зураю ачыклана, баш миендә кисталар була, баш миендә буразналар рәсеме начар беленә. Эчке органнары куышлыкларына сыеклык җыелган. Вирус йогынтысында балада гепатит, үпкәләр, бөерләр, күз сетчаткасы һәм кан тамырлары тышчасы, баш мие тышчасы һәм матдәсе ялкынсынган була.

Табиблар балага берничә тапкыр кан компонентлары сала, тиешле дәвалау билгелиләр.

«Баланың хәле стабильләште, тугызынчы тәүлектә хәле яхшыргач, аны җитлекми туган һәм яңа туган балалар патологиясе бүлегенә, аннары 14 көн узгач 17 нче хастаханәгә дәвалануга күчерделәр», – дигән сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллина телеграм-каналында.

Источник: Intertat
просмотров: 61

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.