Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 11.04.2024

Ярсыган ир хатынының борынын һәм колагын кисеп алган

Якутиядә яшәүче ир-ат хатынының борынын һәм колагын кисеп алган. Аны полиция тоткарлаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Олекминск шәһәрендә яшәүче хатын эштән кайтып килә, шул чакта аңа кисәк кенә пычак белән һөҗүм итәләр. Бу аның үз ире булып чыга. Хатын качмакчы була, кычкыра, ярдәм сорый. Ләкин ир туктамый. Ул, һич икеләнмичә, хатынның борынын һәм колагын кисеп ала, аннары канга баткан хатынны калдырып китә.

Фаҗига 7 апрельдә иртән була. Ярдәмне хатынның балалары чакыра. Алар әниләренә әтиләре һөҗүм итүен әйтә. Хатынны хастаханәгә алып китәләр.

«43 яшьлек ир-ат тоткарланды. Җинаять эше ачылды», – дигән хокук саклаучылар.

Әлегә ирнең мотивлары билгеле түгел. Хатын аерылышырга теләгән, ир шуңа ярсыган булуы ихтимал. Икенче версия буенча, ир хатыны хыянәт итә дип уйлый, шулай үч ала.

«Бу – күп балалы гаилә. Аларның 8-17 яшьлек дүрт баласы бар, әниләре аларны карый, эшли. Әтиләр хөкем ителгән, соңгы тапкыр – наркотиклар өчен. 2023 елның гыйнварында колониядән чыкты. Аларның проблемалары бар иде. 2006-2012 елда бергә яшәделәр, аннары аерылыштылар. 2022 елда кабат кавыштылар», – ди әлеге гаиләне белүче чыганак.

Хәзер балаларны балигъ булмаганнар өчен реабилитация үзәгенә урнаштырганнар, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 67

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.