Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:00, 10.04.2024

Якушев Россиядәге су басуларга Казахстанның катнашы булырга мөмкин икәнен әйтте

Президентның Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Якушев белдергәнчә, быел Россия төбәкләрендә су басу күрше Казахстан гамәлләре аркасында да була ала. Россия белән килештермичә Казахстан сусаклагычларыннан су агызу Россиядәге су басуны кискенләштергән, дигән фикер әйткән Тулы вәкаләтле вәкил телеэфирда, Оренбург һәм Курган өлкәләрендәге хәлләр турында сөйләгәндә. Бу сүзләргә «Кровавая барыня» каналы игътибар иткән, дип яза «Московский комсомолец».

Якушев сүзләренчә, мәсәлән, Төмән өлкәсендә су басу Ишим шәһәренә куркыныч тудыра. Бу шәһәр Казахстан белән чиктә урнашкан.

«Әгәр без Курган турында һәм Төмән өлкәсе турында сөйләшәбез икән, сусаклагычлар системасы кебек фактор булырга тиеш, – дип белдерде Тулы вәкаләтле вәкил. – Бу планда безнең коллегаларыбыз белән суны агызу тагын да килешенгәнрәк булсын өчен эшләргә кирәк».

Орскида саклану дамбасын төзегән подрядчы оешма, дамба җимерелүдә кимерүчеләр дә гаепле булырга мөмкин, дигән фикер әйткән иде. «МК» бу турыда белгечләрдән сораштыру уздырган, алар бу версиягә шик белдерә, шулай ук, әгәр корылмага кимерүче хайваннар зыян китерергә сәләтле булса, бу «төзүчеләрнең хаталарын аеруча күрсәтә» дип саный. Шул ук вакытта Орск халкына су баскан шәһәр урамнарында кимерүчеләр отрядындагы зур хайваннар – су күсесе (ондатр) һәм кондызлар (бобр) очрый башлаган.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.