Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:00, 10.04.2024

Махсус операциядәге егетләр Рамазан гаетен бәйрәм итә - видео

Рамазан гаетен махсус операциядәге егетләребез дә бәйрәм итә. Арчада яшәп иҗат итүче язучы Зиннур Тимергалиев безгә бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүче энесе Илнур Тимергалиевтан килгән видеоны юллады.

"Энем шул шартларда да уразасын калдырмады. Кеше кайда да кеше булып кала ала. Инде бүген дә барлык татар егетләре бергә җыелып, блиндажда Рамазан гаетен бәйрәм иткәннәр. Араларында намаздагы егетләр дә күп", - диде безгә Зиннур абый.

«Елашмадык, йөрәк белән күтәрәбез...» – дип сөйләгән иде Зиннур Тимергалиев Интертатка Илнурның мобилизациягә эләгүе турында. "Интертат" Илнурның узган елның ноябрь аенда яраланып кайтуын да хәбәр иткән иде. Бер ай госпитальдә ятып, бер ай өендә ялда булганнан соң, хәрби комиссия үтеп, Илнур янәдән хәрби сафларга китеп барган.

"Хәзер энем Кременная юнәлешендә хезмәт итә. Әле бәйрәм алдыннан гына бөтен Сөрде авылы халкы белән җыелып, Илнурга гуманитар ярдәм җибәрдек. Ул ярдәмне күрше авыл егетләре кабул итеп, саклап торганнар. Энем аны ике көннән килеп алып китте. Барлык дуслар, авылдашлар ярдәм итте, бик зур рәхмәт барысына да.

Егетләребезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Гает белән котлаганда егетләребезгә киләсе бәйрәмнәрне туганнар белән бергәләп каршы алырга насыйп булсын дип теләдек",- диде Зиннур абый.

Источник: Intertat
просмотров: 59

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.